«Могҗизалар тулы дөнья!»: танып белү программасы (6+)

2 ноябрь көнне көзге мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар 5 нче санлы китапханәдә «Могҗизалар тулы дөнья!» дигән танып белү программасында катнашты.

Мир полон чудес
IMG_2421
IMG_2437
IMG_2424
IMG_2447

Дөньяның җиде могҗизасы, данлыклы борынгы архитектура корылмалары һәм сыннар турында белде. Чарада  яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән ерак һәм серле дөньяга кереп чумды, анда фиргавеннәр хакимлек иткән һәм пирамидалар төзелгән. Тәкъдим ителгән презентациядән алар Мисыр пирамидалары, Семирамида бакчалары, Зевс сыны һәм башка күренекле урыннарны күрде. Әмма вакыт һәм тарих бер урында гына тормый, табигать һәм кешеләр яңа уникаль һәйкәлләр булдырды. Мзәсәлән, Бөек Кытай дивары, Христ Коткаручы сыны һәм бик күп яңа могҗизалар. Россиядә булган могҗизалар да игътибарсыз калдырмады – бу уникаль табигый һәм архитектур байлыклар. Балалар Байкал күленең кайда барлыкка килүе һәм Эльбрус тавындагы җил баганалары, Гейзерлар киңлеген кем ачуы турында белде, Петергоф шәһәренә күз сала алды, Василий Блаженный чиркәве һәм  Мамай Курганындагы «Ватан-ана чакыра!» сыны турында мәгълүмат алды.
Чара кызыклы һәм файдалы узды, балалар үзләре өчен бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: